Берн кантонының транспорт һәм энергетика, җәмәгать эшләре җитәкчелеге (ТТЕ) мәчет һәм манара күтәрүгә үзенең ризалыгын белдергәнлекне хәбәр итте. Моннан тыш тиешле мәйданнарга ремонт ясау һәм киңәйтүне тыйды. Манара Швейцариядә кабул ителгән төзү нормаларына җавап бирә. Ә менә бинаны ремонтлау һәм зурайтуга аның күршеләре каршы килде.
TTE шуңа да игътибар итә, автомобиль һәм велосипедларны кую өчен урыннар җитәрлек түгел, ә мондый үзәккә килүчеләр исә бик күп. Мөселман үзәге шулай ук инвалид креслолары өчен көйләнмәгән, аның әйләнәсендә аларга имин йөрү гарантияләнми.
Әмма бу сүзгә карата соңгы сүз яңгырамады әле: TTE карарына каршы кем дә булса чыгыш ясый ала, шулай ук Берн кантоны Административ судка да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Наша Газета