Барак Обама: Палестина ООН составына керегә мөмкин

АКШ Президенты Барак Обама ООН саммитында билгеләп үткәнчә, гарәп-израиль конфликты чишелергә тиеш, бәйсез Палестин дәүләте ООН составына керергә мөмкин. “Әгәр дә

БӘЙЛЕ
2010 Сен 25

АКШ Президенты Барак Обама ООН саммитында билгеләп үткәнчә, гарәп-израиль конфликты чишелергә тиеш, бәйсез Палестин дәүләте ООН составына керергә мөмкин.

“Әгәр дә безгә бу бирелсә, без монда киләсе елга да калырга җыенсак, безнең килешү булачак, ООНның яңа әгъзасына булачак бәйсез Палестина керәчәк, “Израиль” белән тыныч, имин яшәячәк”, – дип ассызыклады Обама.

АКШ Президенты билгеләп үткәнчә, израильлеләр һәм палестинлылар белән булган сөйләшүләр зур уңыш дип кабул ителә ала, бары тик циниклар гына ике дәүләтнең килешүенә ышанып җитми. «Израиль» һәм Палестина дөньяда үз урынына ирешергә тиеш, моңа ООНның башка катнашучылары үз өлешен кертергә тиеш, дип саный Обама. “Израиль яклылар” шуны аңларга тиешләр, бу илнең тынычлыгы Палестинаның бәйсезлеген үз эченә ала. Шул ук вакытта палестинлылар да шуны истә тотарга тиеш, ике яклы хокукларны тану бары тик тынычлык юлы аша гына башкарылырга тиеш”, – дип әйтте АКШ президенты.

Обама фикеренчә, Палестина автономиясен яклаучылар палестинлыларга үзләренең дәүләт институтларын төзүгә булышырга тиеш һәм сәяси, финанс ярдәмен күрсәтергә тиеш, дип хәбәр итә «Интерфакс».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе