16-17 сентябрьдә Казанда үткәрелгән “Милли үзенчәлек һәм дин” дигән Россиядәге татар дин әһелләре җыены инде тарихта үзенең урынын алды. Шунысы күңелгә сары май булып ятты: анда Россия Президенты администрациясе вәкиле, рус кешесе Алексей Гришин һәм Татарстанга моннан 3 ел элек кенә килеп, әле ана телен өйрәнергә өлгермәгән РИУ проректоры Рөстәм Батровтан башкалар үзләренең чыгышларын саф татар телендә сөйләделәр.
Бу җыенда үз фикерен югары мөнбәрдән әйтә алмаучылар да бихисап иде. Шундыйларның берсе – Пермь Җәмигъ мәчете имам-хатибы Заһит хәзрәт Казыханов булгандыр. Аның сүзләрендә безгә, Казан татарларына бик үк ошап бетмәгән сүзләр дә бардыр. Әмма аның, кем әйтмешли, телен яшермичә, ачы хакыйкатьне ярып салуы ошады миңа. Һәрхәлдә, уйланырга урын бар безгә.
– Пермьдәге мәчетләрдә милли тормыш бар инде ул, – дип башлады ул үзенең сүзен һәм болай дип дәвам итте:
– Әмма без күбрәк исламга әһәмият бирәбез, чөнки дин аша гына үзаң арта бара. Мин хәзер гыйбадәт кылырга килгән кешеләрне син татармы, казакъмы, русмы дип, милләтләргә аера алмыйм бит. Минем өчен иң мөһиме – ул кеше иманлы булсын, гөнаһ кылмасын, намаз укысын. Ә соңрак аның үзаңы үсеп, ул үзенең татар икәнлегенә төшенә. Татарларда иң ошамаганы – эчкечелек, тузга язмаган бидгатьләр кертү. “Никах вакытында эчәргә ярамый”, – дип әйтәсең аларга. Алар бу сүзләрне колакларына да элмиләр. Ә Сабантуйлар нәрсәгә әйләнеп бетте! Миллилекне күрсәтүче бер билге бит ул – Сабантуй! Әгәр кеше хәмер сөременә кереп баткан икән, аны шәхес итүдә тел һәм миллилек кенә булыша алырмы? Минемчә, аңа телне бирү өчен башта кеше итәргә кирәк. Ә ул иманлы кеше булмаса, аңа бернинди котылу юк. Бер мисал китерәм. Без поездда бер ир кеше белән бергә утырып килдек. Губаха дигән рус шәһәрендә туып үскән ул. Аннары диннең кирәклеген аңлап, Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыган. “Дингә килгәч, туган телемне өйрәндем, үземнең татар кешесе икәнлегемне аңладым”, – диде ул. Дин аңа үзенең кем икәнен, нинди милләттән булуын исенә төшерде. Хәзер Казанда да телнең кирәклеген, аның бетә баруын аңладылар. Чыгышлар шуңа күрә дә татар телендә булгандыр, диясе килә. Дин аркылы телне, милләтне саклап калып була. Елына өч тапкыр үткәрсәң дә, бу җыенның чыгымы зур түгел. Ә Татарстан хөкүмәтенә ул файда гына. Без, мәсәлән, чит төбәкләрдән киләбез дә, әле татарлар бетмәгән, әле телебез яши икән, дип сөенеп кайтып китәбез. Бездәге авылларда татар теле көчлерәк, ә Пермьдә ул сүлпәнрәк. Без татарлар булган өчен генә динне тотарга тиеш түгел, ә аны Аллаһы Тәгаләнең дине булган өчен тотарга тиеш. Раббыбыз Коръәндә: “Без сезләрне кабиләләр итеп бүлдек бер-берегезне белү өчен”, – диде. Пәйгамбәребез: “Җиде төрле гөнаһтан сакланыгыз”, – диде. Ул телне саклап калырга кушмады. Казан ханлыгының бетүе дә нәрсәдә? Аның башына милләтчелек җитте, дип уйлыйм. Миңа бу җыенда бер өлкән абзыйның чыгышы ошамады. Казанда гына рәхәт ул, без – татар, дип күкрәк кагу. Татар булуның никадәрле авыр икәнлеген читкә киткәч кенә аңлый башлыйсың. Хәзер Пермьдә дә бик күп руслар ислам динен кабул итте. Әгәр без мәчеттә гел татарча гына вәгазь сөйләсәк, аны башка милләт кешеләре аңлармы соң? Ә татар телен саклап калырга кирәклеген без аңлыйбыз, әлбәттә. Чыгышым белән мин Башкортстанның Илеш районыннан. Ә бит вәгазьләрне гел татарча гына сөйләве минем үземә дә бик рәхәт булыр иде. Әгәр дә мәчеткә татарлар йөрмәсә, вата-җимерә вәгазьне русча сөйләргә мәҗбүр буласың. Яшерен-батырын түгел, бүген мәчетләргә керем Азия халыкларыннан килә, чөнки милләттәшләребез иман йортына йөрмиләр. Әйтегезче шуны: ә мин нинди акчага тотарга тиеш мәчетне?! Татар кешесе ун сум сәдака бирә ул, шунда да кулы калтырый аның. Кызганып бирә ул анысын да. Турысын әйткәнгә үпкәләмәгез тагын.
P. S. Пермьнән Казандагы җыенга килгән Заһит хәзрәт белән менә шундый сөйләшү булды. Дөресен әйтим, үпкәләмәдем мин аңа. Чөнки “Чирен яшергән – үлгән”, дигән татар халык мәкале барлыгын беләм. Ә аның сөйләгәннәреннән безгә тиешле нәтиҗә ясау мәслихәт. Кыскасы, сезнең фикерләрегезне көтәбез, мөхтәрәм укучылар.
Заһит хәзрәт сөйләгәннәрен Хатыйп Гәрәй язып алды.