Мәчет бер ай диңгез буйлап сәяхәт иткәннән соң Канадага барып җитә

Канаданың Арктика өлешендә урнашкан Инувик шәһәрендә мәчет ачыла. .Мәчет бу атнада «Northern Transportation» ширкәте баржасы ярдәмендә китерелә. Ак

БӘЙЛЕ
2010 Сен 24

Канаданың Арктика өлешендә урнашкан Инувик шәһәрендә мәчет ачыла. .Мәчет бу атнада «Northern Transportation» ширкәте баржасы ярдәмендә китерелә. Ак төстәге бинаның күләме 1554 кв. футы тәшкил итә. Ул монда Ислам үзәге булачак. Инувик шәһәрендә 3200 мөселман яши. 40 кешедән торган төркем мәчетне порттан каршы алды. Күптән көтелгән бүләккә барысыда шат иде.

"Бу шундый матур бина. Монда без дусларыбыз, гайләләребез белән җыелып намаз укыячакбыз", - ди монда яшәүче Амир Сулиман «CBC News» каналы корреспонденты белән аралашканда. Мәчет шәһәрдән 4000 км ераклыкта урнашкан Манитобада җыела. Бу төзелеш һәм мәчетне Инувик шәһәренә җиткерү эшләрен Зубейда Талляб дип аталган ислам хәйрия фонды башкара.Төзелешкә матди ярдәм җыю эшләре ике ел дәвам иткән.

Мәчет сәяхәткә августа ук чыккан икән. Әмма көчле җилләр, тар күперләр өчраганга күрә хәрәкәт итү бераз авырлашкан. Барлык киртәләргә карамастан, ниһаять мәчет шул көннәрдә Инувикка барып җиткән.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе