“Сөләйман” мәчетендә урнашкан «Ярдәм» ислам милли хәйрия фонды кысаларында күрмәүчеләр өчен “Нур” матбугат үзәге, “Сөләйман” тернәкләндерү үзәге һәм “Икрам” дип аталган социаль яктан тәэмин итү үзәге эшли башлаячак. Бу хакта «Ярдәм» ислам милли хәйрия фондын гамәлгә куючы Илдар хәзрәт Баязитов җиткерде.
«Ярдәм» ислам милли хәйрия фонды ятимнәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, караучысыз калган картларга, карчыкларга акчалата яки башка төрле ярдәм күрсәтү белән күп еллар инде шөгыльләнә. Хәзер исә ул алдан әйтелгәнчә 3 тармакка бүленәчәк.
“Нур” үзәге күрмәүчеләр өчен Брайль системасы нигезендә, начар күрүчеләр өчен эре шрифтлы китаплар нәшер итеп, Россиянең төрле төбәкләренә таратачак. Әлеге көндә булганнары исә яңартылып биреләчәк. Шулай ук булачак үзәк аудио басмалар да иҗат итәчәк.
“Икрам” үзәге хәйрия акцияләре, социаль төшке ашлар, балалар өчен мөселман лагерьлары, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ислам курсларын оештырачак. Ә “Сөләйман” күрмәүчеләр өчен укыту-тернәкләндерү үзәге укыту эшләрен алып барачак.
Әлеге үзәктә күрмәүчеләр генә түгел, ә башка инвалидлар да укыячаклар. Аларны Брайль системасы буенча укырга һәм язарга, ориентлашырга, компьютерга, төрле һөнәрләргә өйрәтәчәкләр. “Без бу үзәктә күрмәүчеләрне укыта торган белгечләрне чыгарачакбыз”, - ди үзәк мөдире Мәликә ханум Гыйльметдинова.
Әлегә исә «Сөләйман» мәчетенә 15-20 кеше генә сыя. Ләкин Россиянең төрле почмакларыннан укырга теләүчеләр берничә мең кешене тәшкил итә. Хәзерге барлыгы 240 күрмәүче укый алды. Алар Дагыстаннан, Чечнядан, Башкортстаннан, Мәскәүдән, Түбән Новгородтан, Волгоградтан һәм башка җирдән килгәннәр.
Исегезгә төшерәбез, әлегә күрмәүчеләр өчен яңа укыту-тернәкләндерү үзәге төзелә. Ул Мәскәү районындагы Серов белән Гафур Коләхмәтов урамнары кисешкән урында 2-3 елда калкып чыгар дип көтелә.