Башкортстанның Иглин районында чираттагы яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Әлеге Аллаһ йортының үзенчәлеге шунда – аны Әмин авылында яшәүче 79 яшьлек татар әбисе Яһүдә Сәлимгәрәева үз акчасына төзетте.
Шушы игелекле эшне ул нибары 4 ай эчендә башкарып чыккан һәм үзенең 700 мең сум акчасын тотынган. Яһүдә әбигә андый зур акчалар кайдан килгән соң? Баксаң, ул пенсия генә алып калмый, ә аңа кешеләрне дәвалаудан да шактый акча керә икән. Яһүдә әби кайсыбердә рәсми табиблар дәвалый алмаган чирләрне дә җиңү көченә ия. Үзенең могҗизалы савыктыру эшчәнлеге өчен Яһүдә әби, кайберәүләр кебек, акчаны сорап алмый. Бары тик аңарда булып савыккан кешеләр рәхмәт йөзеннән генә бирсә, ала һәм барлык акчасын ул нәкъ менә мәчет төзеттерү өчен махсус җыя барган. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.
Яһүдә әби үзе дә бик диндар кеше – намаз укый, ураза тота, башка гыйбадәтләрне дә төгәл үти. Бәлки шуңа да Акъәби дип йөртәләр аны.
Әминдәге Яңа Ходай йортын ачу тантанасына Уфадан Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге зур гына вәкиллек тә килде. Чит якларда яшәүче авылдашлар да күп кайткан иде. Аларның барысы да мәчетне котлап үзләренең бүләкләрен тапшырды.