20 сентябрьдә Уфа шәһәрендә биш мөселман кызы аэропорт хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Мөслимәләр исә Истанбулга белем алырга бара торган булганнар. Шул чакта ир-атлар кызларны капшап, ярты сәгатьтән артык дәрәҗәләрен төшерә торган сораулар биреп юлларын бүләләр.
"Мөселман хатын-кызларының дини хисләрен мыскыл иткән хезмәткәрләргә карата тиешле чаралар кулланылыр" дип өметләнә мөслимәләр. Бу беренче очрак түгел инде. Бары тик мөселманнар белән бергә эшләгәндә генә террорчылыкка каршы торырга була дип саный Уфаның мөслимәләр берлеге вәкилләре. Моны аэропорт хезмәткәрләре аңласалар иде дип яза Ислам.Ру сайты.