Швеция парламентына "Швеция демократлары" дип аталган радикал милли партия вәкилләре килеп эләгә. Бу партия Адольф Гитлер идеологиясенә табына. Соңгы вакытта чит ил гражданнарының саны артуы миллилек темасына тагын да ныграк басым ясый. Сүз беренче чиратта гарәб илләреннән килгән мөселманнар хакында бара.
"Швеция демократлары" иммигрантларның санын 90 % кыскартырга тели. Бүгенге көнне иммгрантларның саны бу илдә 14% тәшкил итә. Сайлаулардан соң бу радикал партия вәкилләренә каршы юнәлтелгән демонстрацияләр уза. Гетенборг шәһәрендә бу җыенга биш меңләп кеше җыелды дип яза Dagens Nyheter басмасы. Сайлауларның икенче көнендә үк бу партиянең рәсми сайтына хакерлар тарафыннан һөҗүм ясала. Бу электрон битләр әлдә булса ачылмый.