14-25 октябрьдә Россия күләмендә чираттагы халык санын алу уздырылачак. Милләттәшләребезнең 70 проценттан артыгы Татарстаннан читтә яши. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты халык санын алу компаниясенең мөһимлеген, нечкәлекләрен аңлату өчен 60 лап төбәккә язучылар, журналистлар, галимнәр, артистлардан торган махсус төркемнәр оештырып юллады. 11-12 сентябрь көннәрендә шундый бер төркем Түбән Новгород өлкәсендә булып кайтты. Биредә яшәүче татарлар белән очрашуларда җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, танылган артистлар Рөстәм Закиров, Алсу һәм Фәридә дуэты, шулай ук җирлектәге дин әһелләре, җырчылар катнашты.
Беренче көнне очрашу Түбән Новгородның үзендә үткәрелде. Шәһәр мәдәният йортында уздырылган чара Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте мөфтие Гаяз Закиров вәгазе белән башланып китте. Хәзрәт иң беренче чиратта залдагыларны Рамазан ае тәмамлану белән котлады һәм изге догаларын, теләкләрен җиткерде. Аннары ул Казан кунагы Фәндәс абый Сафиуллинга мөрәҗәгать итеп: “Халык белән еш аралашырга туры килә. Мәчетләрдә укылган вәгазьләрдә дә сан алу хакында сөйлибез, сораулар күп. Сез дә менә шушында җыелган милләттәшләребезгә тагын бер кат бу хакта аңлатып үтсәгез иде”, - диде. Элеккеге депутат һәм һәркайсыбызга актив җәмәгать эшлеклесе буларак таныш Фәндәс абыйны Түбән Новгород татарлары бик теләп тыңладылар. Очрашудан соң да яшьләр аның янына килеп, кат-кат сорауларын бирделәр. Шунысы куандырды, Фәндәс абыйны сан алуда бары тик татар милләте вәкиле буларак катнашачакларына ышандырдылар.
Чит төбәктә яшәүче милләттәшләребез танылган артистларыбыз Рөстәм Закировка, Алсу – Фәридә дуэтына исә кушылып җырладылар да, күңелләре тулып еладылар да. Артистларның ихлас чыгышларын бик тә үз иттеләр, тагын килегез дип чакырып калдылар.
12 сентябрьдә исә Казан кунаклары Түбән Новгородның совет заманында химия башкаласы булган Дзержинск шәһәренә юл тотты. Монда да очрашу бик җылы һәм милли моңнарыбызга төрелеп узды, дип яза Intertat.
Гаяз хәзрәтнең дини вәгазе, Фәндәс абыйның милләтебез турындагы сүзләре берәүне дә битараф калдырмады. Дзержинск хакимияте вәкилләре сүз алып, кунакларга шәһәрнең 80 еллыгына атап эшләнгән истәлекле бүләкләрен дә тапшырдылар. Якшәмбе көнне исә ачык йөз белән каршы алган Түбән Новгорд өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә бары тик рәхмәт хисләре белән кайтыр юлга кузгалдык.