Татарстанның Диния нәзарәте Беренче Саматов укуларын үткәрә

2010 елның 12 октябрендә Татарстанның беренче Баш казые, танылган дин әһеле, ислам дине галиме Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тула. Шул уңайдан ТР мөселманнары Диния

БӘЙЛЕ
2010 Сен 23

2010 елның 12 октябрендә Татарстанның беренче Баш казые, танылган дин әһеле, ислам дине галиме Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тула. Шул уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәте Беренче Саматов укуларын үткәрә. Чара 12 нче октябрьдә ТР ДНнең киңәшмәләр залында иртәнге сәгать тугызда башлана.

Укуларда түбәндәге темалар буенча докладлар булыр дип көтелә:

- Габделхак Саматовның дини мирасы һәм эшчәнлеген өйрәнү;

- Хәнәфи мәзхәбенең мөһимлеге;

- совет чорында татарларда Ислам;

- совет чорыннан соң татарларда Исламның яңа тарихы;

- татарларда мөселман мәдәниятенең этник үзенчәлекләре;

- татарларда ислам яңарышының төбәк үзенчәлекләре.

Фәнни докладлар белән чыгыш ясарга теләүчеләр яки танылган дин белгече турында истәлекләр белән уртаклашучылар алдан ук ТР мөселманары Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр.

Электрон адрес: dumtatarstan@mail.ru.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 264-64-19, 238-35-18.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе