Кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында РИА “Новости” белән чираттагы видеокүпер оештырылды. Бу юлы Мәскәү һәм Казан журналистлары Төрек телле дәүләтләр һәм дөнья төрекләре советын оештыру темасына багышланган иде. Сөйләшүдә политолог Алексей Малашенко, галим Нәзиф Мириханов, Татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияты рәистәше, “Азатлык” радиосының Казандагы бюросы башлыгы Римзил Вәлиев, Г.Камал исемендәге академия театрының әдәби бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов катнашты. Видеокүперне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы директоры Леонид Толчинский алып барды.
Билгеле булганча, Әзербәйҗан, Казахстан, Кыргызстан башлыкларының Стамбулда узган унынчы саммитында Төрки телле дәүләтләр советын оештыру карары кабул ителгән иде. Советның генераль секретаре итеп Төркиянең Россиядәге элекке илчесе Хәлил Акынҗи сайланган. Яңа орган составында Дәүләт башлыклары советы, Аксакаллар советы, Төрки дөнья академиясе һәм башка бүлекчәләр булачак.
Бүгенге очрашуда әлеге советның төрки халыкларны ни дәрәҗәдә бердләштерә алуы турында сөйләштеләр. Фикер алышулардан чыгып, шуны әйтергә мөмкин: ул мәдәни һәм белем бирү мәсьәләләре өлкәсендә хезмәттәшлек итүдә “күпер” ролен үти ала. Моны үз чыгышында Алексей Малашенко да билгеләп үтте. Ә икътисади һәм сәяси планда эш алып бару өчен әле җирлек юк.
А.Малашенко сүзләренчә, совет төзелү “төрки” компонентны – мәдәни мирасны саклап калу өчен менә дигән мөмкинлек булачак. “Әгәр Совет төзелә икән, ул конкрет бурычларны билгеләргә тиеш”, - диде А.Малашенко. Ул төрки дөньяга хас булган проблемаларның Үзәк Азиягә генә түгел, Россиягә дә кагылышлы булуын белдерде.
Римзил Вәлиев исә “җәмәгатьчелек аңының мондый хезмәттәшлеккә әзер булмавын” билгеләп үтте. Чөнки төрки халыклар ничәү булса, шулкадәр үзенчәлек, шулкадәр тәҗрибә. Р.Вәлиев, Советны төзегәндә, “ТЮРКСОЙ” оешмасы тәҗрибәсенә таянырга чакырды. “Мәдәният охшашлыгы берләшергә ярдәм итәчәк”, - диде ул. Нәзиф Мириханов исә төрки дөньяда биш төрле дин барлыгын, аларның берсен генә дә аерып чыгару ярамаганлыгын белдерде. Нияз Игъламов, үз чиратында, бернинди советларсыз да мәдәният әһелләренең тыгыз бәйләнештә булуын әйтте. Советта барлык төрки халыкларга да тигез караш булырга тиешлеген ассызыклады.
Советның теге яки бу процессларга йогынтысы турында сөйләгәндә, аның, финанс яктан тәэмин ителеше яхшы булганда һәм “акыллы” әңгәмәләр алып барганда, конкрет эшләр башкарганда, ниндидер нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге карала.