Октябрьдә Казанда мөселман модасы атналыгы узачак. Үткән шимбәдә оештырылган International Fashion-2010 дизайнерлар бәйгесендә күпчелектә милли киемнәр тәкъдим ителгән. Гәрчә элегрәк анда мөселман киемнәре дизайнерлары катнашачак диелгән булса да. Мөселман руханилары арасында моңа каршы чыгучылар да бар.
25-29 октябрь көнне Казанда беренче тапкыр мөселман модасы атналыгы үтәчәк. Әлбәттә, бу җәмәгатьчелектә бераз аптыраш та тудырды. Чөнки элегрәк Казан мөселман киносы фестивале кысаларында “Islamic Fashion-2010” мөселман модасы фестивале узачак дип хәбәр таралган иде. Һәм ул чыннан да “Корстон”да оештырылды. Әмма аны Татарстан мөслимәләр берлеге түгел, ә Казан дәүләт технология университеты үткәрде. Һәм анда мөселман киемнәре бер номинация буларак кына тәкъдим ителде.
Күбрәк төрле милли, ачык һәм кыска күлмәкләр булу сәбәпле, мөселман киемнәре белән бәйгене соңрак уздырырга булганнар. Чөнки узган елны да бу өлкәдә каршылыклар чыккан иде. Мөслимәләр ул бәйгедән канәгатьсез калуын әйтте.
Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина әйтүенчә, октябрьдә үтәчәк атналыкта күбрәк тәҗрибә уртаклашу, күнегүләр, түгәрәк өстәлләр каралган.
“Түгәрәк өстәлгә дизайнерлар, җитештерүчеләр һәм кибет җитәкчеләрен чакырачакбыз. Бу алдан ук килешүләр төзү мөмкинлеге тусын өчен эшләнә. Чөнки киемнәрне халыкка җиткерү юлларын табарга кирәк. Мөселман дизайнерлары бәйгесендә җиңүчеләргә җитештерүчеләр белән килешүләр төзү өчен шартлар тудырырга телибез”, - ди ул.
Бу бәйгенең оештыру комитетында Азәрбайҗан, Чечня, Дагыстан мөселманнары да булачак. Шулай ук Индонезия, Марокконың катнашу ихтималлыгы зур.
“Индонезиядән 20-30 коллекция алып килмәкче булалар. Төрле утраудагы дизайнерлар катнашачак”, - ди Җиһаншина.
Моннан тыш, Гыйрак, Иран, Төркия, Күвәйт, Төркиядән вәкилләрнең килүе көтелә.
Әлбәттә бүгенге көндә мөселман киемнәре тирәсендә төрле бәхәсләр туа. Берәүләр әбиләребез дә мөселман булган, әмма алар хиҗаптан йөрмәгән дисә, икенчеләре традиция белән шәригатьне бутамаска чакыра.
Ниндидер уртаклыкны табу өчен әлеге мөселман киемнәре модасы фестивален үткәрү бүген мөһим булып кала.
“Мәктәпләрдә яшүсмер кыз балаларның яулыкларын салдыралар. Хиҗаптан булган кызларны эшкә алмыйлар яисә эшләгән дәвердә яулык бәйләүгә күчсә аны хезмәт урыныннан куып чыгаралар. Бу проблеманы да күтәрмәкче булабыз. Үзебезнең татар милли киемнәрен танытырга кирәк. Эшлекле ханымнар да, ялда да ул күлмәкләр яраклы булырга тиеш”, - ди Наилә Җиһаншина.
Әмма Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин әлеге мөселман модасы фестиваленә карата тәнкыйть белдерде.
“Хиҗап - ул хатын-кыз матурлыгын каплаучы кием, аны җәмәгатьчелек алдында тәкъдим итү мәгънәсезлек”, - диде ул Islamnewsка.
Ландыш Харрасова
"Азатлык" радиосы сайтыннан