Бер атна дәвамында Татарстан башкаласы иҗади күтәренкелек халәтендә яшәде дисәк тә дөрес булыр. Биш көн дәвамында Казан үзәгендәге Бауман урамында урнашкан “Родина” кинотеатрына кино сәнгатен сөючеләр агымы өзелмәде. Казанда алтынчы тапкыр узучы мөселман киносы фестивалендә күрсәтелгән фильмнарны яшьләр дә, өлкәннәр дә зур кызыксыну белән күзәтте. Һәм, әлбәттә инде, һәркем үзе ошаткан әсәргә эчтән генә бәя биреп барды. Ниһаять, кичә “Пирамида” күңел ачу комплексында фестивальнең тантаналы ябылышында җиңүчеләрне игълан иттеләр.
VI Халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасында кызыл келәмннән дөньякүләм танылу алган күренекле актерлар узды. Фестивальгә нисбәте булган продюсерлар, журналистлар, галимнәр, кино белгечләре. Үзебезнең Татарстан театр әһелләре берлеге вәкилләре белән Фәрит Бикчәнтәев, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакировланың келәмнән узуы җыелган халыкны янә дә җанландырып җибәрде.
Ирексездән “Без кемнән ким соң? Татар сәнгате дә дөньяга аваз салырга күптәнннән хаклы бит инде!”- дип горурланып уйлап куелды... Казан тамашачысы, шулай ук фестивальне күрергә килгән кунакларның иң күп алкышын яулаган кеше, мөгаен Голливуд йолдызы “Оскар” һәм “Сезар” премияләре лауреаты Эдриан Броуди булгандыр. Кино сөючеләр аны “Пианист” картинасы аша яхшы белә. Пирамида сәхнәсендә дә аның бу образына басым ясадылар. Броуди исә:” Пианист” фильмы бик катлаулы образ иде. Казанга чакыруыгызга мин бик рәхмәтле. Мөселман киносы төшерүчеләргә дә ихтирамым зур. Сезнең шәһәрдә мин үземне бик рәхәт хис итәм”, - диде. Чын толерантлык үрнәге дә күрсәтте танылган Голливуд йолдызы. Фестивальнең нәкъ менә мөселман киносына мөнәсәбәтле булуын истә тотып сүзен гарәпчә рәхмәт әйтеп, мөселманча сәламләп тәмамлады. Әдәп ягыннан да йолдыз икән. Афәрин! Теләк булганда ике кәлимә генә сүз өйрәнергә мөмкин икән бит. Кырыгар, йөзәр битле, том-том сценарий, роль ятлый торган артист халкына диюем...
Быелгы мөселман киносы фестивале Татарстан өчен дә бик уңышлы булды. Продюсер Светлана Бохараева, режиссер Юрий Фетинг, сценарий авторы Мансур Гыйләҗев, рәссам Булат Гыйльванов, тавыш режиссеры Игорь Сиденко катнашындагы иҗат төркеме төшергән “Бибинур” фильмы фестивальнең ике номинациясендә җиңү яулады. Бибинур ролен башкарган Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова “Иң яхшы хатын-кыз роле”н башкаручы дип табылды.
Бәйрәм кичендә Фирдәвес апа гына түгел, ә залда утырган, аны яраткан тамашачы өчен дә бу зур шатлык булды. Фирдәвес апа исә, сәхнәдән сабыр гына елмаеп: “Миңа бөтен нәрсә көтмәгәндә килә. Бу бәхет тә көтмәгәндә булды”, - диде. Яраткан артистыбызның дулкынлануын тавышыннан чамалап була иде. Сәхнә дип, сәнгать дип җан атучыларның күбесе бу мизгелдә күз яшен дә тыя алмады кебек...
Конкурсның “Иң яхшы уен фильмы” номинациясенә быел 17 әсәр тәкъдим ителгән иде. Шулар арасында җиңүне безнең татар киносы яулады! Сәхнәгә бүләкне алырга чыккан продюссер Светлана Бохараева: “Бу сәхнәдә ике йөзләп кеше басып торырга тиеш. Бу - безнең күмәк уңышыбыз. Ә кинога килгәндә, биредә бер татар авылының бер әбисе турында гына һәм хәтта татар халкы турында гына да сүз бармый, биредә һәркемнең яшәү мәгънәсе хакында уйлану бар ”, - диде. Фильмның режиссеры, сценарий автордашы Ю. Фетинг Татарстан мәдәният министрлыгына рәхмәтен җиткерде. “Сезнең Казанда бөтен нәрсә бар, тик кино студиягез генә юк. Мин ышанам киләчәктә биредә яңа кино мәктәпләре ачылыр. Үзегезнең белгечләрегез үсеп чыгар!”- дип милләттәшләрне рухландырды.
Мәгълүм булганча, безгә кечкенәдән таныш, совет киноларын һәм мультфильмнарын яратучыларның кумиры булган СССРның халык артисты Олег Табаков та театр гастрольләре белән Казанда. Ул да, форсаттан файдаланып, фестиваль кунакларын сәламләде. Татарстанның премьер министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева О.Табаковка Татарстан Президенты исеменнән Татарстанның олы бүләген – “Республика алдындагы казанышлар өчен” медале тапшырылачагын әйтте.
Быелгы фестиваль яңалыкларга бай булды. Яңадан анимация фильмнары номинациясе кайтарылды. Татарстан Президентының “ Кино сәнгатендә гуманизм” дигән махсус призы булдырылды. Быел ул Һиндстаннан килгән “Билал” фильмы режиссеры Саурав Саранджи әфәндегә тапшырылды. “Мин бу көнне гомеремдә дә онытмаячакмын!”- диде һинд кунагы.
VI фестиваль тәмам. Нәтиҗәләр ясалды, бүләкләр, исемнәр хуҗаларын “тапты.” Кинофорумның иң зур табышы, әһәмияте, безнең уебызча, җөмһүриятебезне дөньяга таныту. Бусы бер булса, татар һөнәри киносына таба ныклы адымнарыбызның берсе дә булыр әле ул. Аллаһ боерса! Хак Тәгалә исеме белән эшләнгән гамәлләр эзсез узмас. Бәрәкәтле нәтиҗәсен бирми калмас!
Мөршидә Кыямова
intertat.ru Татарстан Республикасы электрон газетасыннан