Татар кешесе профессиональ татар киносын күрергә хыяллана

Казанда узучы VI Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына быел Татарстаннан 9 фильм алынды. 18 сентябрьдә фестивальнең «Тулы метражлы уен фильмы» номинациясендә бездән Юрий Фетингның «Бибинур»

БӘЙЛЕ
2010 Сен 19

Казанда узучы VI Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына быел Татарстаннан 9 фильм алынды. 18 сентябрьдә фестивальнең «Тулы метражлы уен фильмы» номинациясендә бездән Юрий Фетингның «Бибинур» кинокартинасы тәкъдим ителде. Татарстан киносын карарга халык зал тутырып килде. Хәттә керә алмый калучылар да байтак иде. Бу - табигый күренеш, чит илләрдән килгән фильмнарның бюджеты, сыйфаты күпкә алдынгырак булса да, үзебезнең әсәрләр Татарстан тамашачысына якынрак, тансыграк шул. Татар кешесе татар профессиональ киносын күрергә хыяллана. “Бибинур” фильмы аша исә, без Татарстанда профессиональ таләпләргә туры килердәй кино төшереп булына инандык.

Фильм татарның классик язучысы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир», «Җомга көн кич белән», "Яра" әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән. Сценариен Мансур Гыйләҗев Юрий Фетинг белән берлектә язган.

Картинада Татарстанның төрле театр актерлары һәм гади авыл кешеләре дә уйнаган. Эпизодлар Мамадыш районының Албай авылында төшерелгән. Мәскәү режиссерын авылларда юллар булмау, мәктәпләрнең ябылуы, хәттә медицина пункты булмавы нык гаҗәпләндергән. “Үзләре җитештергән продукцияне дә сата алмыйлар, шәһәрдән килгән алыпсатарларга юнь бәядән биреп җибәрергә мәҗбүрләр”, - ди Юрий Николаевич.

Киноның төп герое – Бибинур. Гомере буе авылда яшәгән ялгыз әби. Бу рольне Татарстанның халык артисты Фирдәүс Әхтәмова башкарды. Фирдәүс апаны без Г.Камал театрының танылган шәхесе буларак бик яхшы беләбез. Ә менә соңгы берничә елда ул төшкән фильмнар Мөселман киносы фестивалендә зур уңышларга ирешеп килә. Фирдәүс апа үзен бик бәхетле дип саный: “ Театрда иҗат юлым төгәлләнеп килгәндә, Аллаһының рәхмәте белән мин киноактриса булып киттем әле. Мин бу күренешне фәкать Ходайдан гына күрәм. Аның рәхмәте белән эшләнелә бу гамәлләр”, - ди Фирдәүс ханым.

Юрий Фетинг белән алар килеп эшләгәннәр. “Беренче тапкыр профессиональ кинода төштем. Башта ризалашырга уйламаган идем. Режиссер белән очрашырга баргач, өстәлендә Карл Фуксның Казан татарлары хакындагы китабын күреп алдым. Димәк, бу кеше чыннан да татарлар белән кызыксына дигән фикергә килеп кинода төшәргә ризалык бирдем.”

Татарлар тормышы турында кино төшерергә ниятләгәч, Юрий Фетинг Аяз Гыйләҗевнең бөтен әсәрләрен укып чыккан. Андагы язмышларны күңеле аша уздыра алган. Югыйсә, татарның асылы, бәгыре турында, Бибинур кебек олы җанлы, пакъ әбиләр хакында җан тенрәндергеч фильм эшли алмас иде кебек. Режиссер үзе дә кино төшерү процессында күпме малайны татарча сөйләшергә, төп геройларның берсе Мансурны уйнаган малайны азан әйтергә өйрәткәннәре хакында горурланып сөйләде. Әле өстәвенә режиссерга авыл кешеләре үз гозерләрен язып бик күп хатлар да тапшырган икән.

Киноның уңышына андагы вакыйгаларның чынбарлыктан алынганы да сәбәпче булгандыр. Сценарий авторы Мансур Гыйләҗев:” Бибинур тормыштан алынган образ. Бу үзенчәлекле кыйссаны әтигә сөйләгәннәр. Бер яктан кабатланмас вакыйга, ә икенче яктан татар рухына туры килгән вакыйга турыда әти төне буе уйланып чыккан. Ә инде икенче көнне повесть яза башлаган һәм аны “Җомга көн кич белән” дип атаган”. Биредә татарның ачы язмышы да, шатлыгы да күренә.

Фильм Мансур исемле малайның азан әйтүе белән тәмамлана. Тик аны ишетүче юк. Бәндәләр радио-телевизор, компьютер белән мәшгуль, тик азан тавышы замана кызыктыргычларын басып китә. Режиссер Юрий Фетинг бу күренеш белән татар авылларының киләчәгенә кечкенә генә булса да өмет барлыгы хакындагы фикерен җиткерергә теләгән дип аңлашыла.

Татар сәнгатендә элек-электән башка милләтләр катнашы нык тоемлана. Беренче операны язышырга да Василий Виноградов ярдәм иткән. Шуннан соң татар музыкасы мөстәкыйль рәвештә аякка басып никадәр гүзәл опералар язып симфоник музыка җәүһәрләре дөнья күрде. Юрий Фетинг кебек саллы режиссерларның иҗади булышлыгын тоеп татарның профессиональ киносы да, Иншаллаһ, дөньга аваз салыр!

Мөршидә Кыямова

intertat.ru Татарстан Республикасы электрон газетасыннан


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе