Россиядә «мөселман пластик картасы» бар

Илебездә беренче тапкыр мөселманнар өчен пластик карталар дөнья күрде. Аны Башкортостаннның АФ-Банкы чыгара башлады. «Хәләл» дигән (гарәпчәдән - «рөхсәт ителгән»)

БӘЙЛЕ
2010 Сен 19

Илебездә беренче тапкыр мөселманнар өчен пластик карталар дөнья күрде. Аны Башкортостаннның АФ-Банкы чыгара башлады. «Хәләл» дигән (гарәпчәдән - «рөхсәт ителгән») тамгалы банк картларына процент бирелми, димәк мөселман кешесе аңа акча салмаса, ул сумма артмый. Билгеле ки, шәгигать кануннары процентка акча бирүне һәм алуны тыя.

Шунысы кызык, Россиядә ислам динен тотучылар күп булса да, мондый бер банк та мондый хезмәт күрсәтергә ашыкмады. Башкорстан банкы җитәкчелеген «мөселман» картасын ясауга күп клиентларының картага процент исәпләмәвен сорап, гариза язулары этәргән. Соңгы арада мондый гаризалар бигрәк тә ешаеп киткән. АФ-банк хәзер хәләл картада акча саклаган өчен генә түләү ала. Бер елга ул — 140 сум.

«Һәр мөселман шәхси счетындагы акчаның ислам тыйган эшләргә (азартлы уеннар, хәмергә һ.б.) тотылмавын белеп торырга тиеш. Биредә исә процент саналмагач, акча белән бары тик клиент үзе идарә итә», - ди төбәкнең Диния Нәзарәте рәисе Әюп Бибарисов.

Тиздән процентсыз банк картасыннан Удмуртиядә яшәүче мөселманнар да файдалана алачак. Республиканың Диния Нәзарәте Башкортостанга карап, әнә шундый фикергә килгән.

Илебездә беренче тапкыр мөселманнар өчен пластик карталар дөнья күрде. Аны Башкортостаннның АФ-Банкы чыгара башлады. «Хәләл» дигән (гарәпчәдән - «рөхсәт ителгән») тамгалы банк картларына процент бирелми, димәк мөселман кешесе аңа акча салмаса, ул сумма артмый. Билгеле ки, шәгигать кануннары процентка акча бирүне һәм алуны тыя.

Шунысы кызык, Россиядә ислам динен тотучылар күп булса да, мондый бер банк та мондый хезмәт күрсәтергә ашыкмады. Башкорстан банкы җитәкчелеген «мөселман» картасын ясауга күп клиентларының картага процент исәпләмәвен сорап, гариза язулары этәргән. Соңгы арада мондый гаризалар бигрәк тә ешаеп киткән. АФ-банк хәзер хәләл картада акча саклаган өчен генә түләү ала. Бер елга ул — 140 сум.

«Һәр мөселман шәхси счетындагы акчаның ислам тыйган эшләргә (азартлы уеннар, хәмергә һ.б) тотылмавын белеп торырга тиеш. Биредә исә процент саналмагач, акча белән бары тик клиент үзе идарә итә», - ди төбәкнең Диния Нәзарәте рәисе Әюп Бибарисов.

Тиздән процентсыз банк картасыннан Удмуртиядә яшәүче мөселманнар да файдалана алачак. Республиканың Диния Нәзарәте Башкортостанга карап, әнә шундый фикергә килгән.

Динара Сәгъдиева

intertat.ru Татарстан Республикасы электрон газетасыннан


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе