17 сентябрь көнне Көньяк Австралия штаты башкаласы Аделаида шәһәрендә мәдәниятара эшләр министры Грэйс Портолези Рамазан ае тәмамлану уңаеннан мөселманнар өчен чәй мәҗлесе оештырды. Һәр мөселман җәмгыяте анда үз вәкилен җибәрде. Татар-башкорт җәмгыятеннән кичәдә Әхмәт Вәлиефф һәм Зыя Маски катнашты.
Фотода сулдан уңга, арткы рәттә: Габделгафур әфәнде (уйгыр җәмгыяте рәисе), Әхмәт Вәлиефф, Зыя Маски (татар-башкорт җәмгыяте вәкилләре), африкалы мөселман ханым, Грэйс Портолези, Ниязый Гүрәш (төрек ислам һәм мәдәният җәмгыяте вәкиле); алгы рәттә: ике африкалы мөселман, Ирек Гарипов, Мәтин Явыз (Көньяк Австралия мөселманнары җәмгыяте рәисе).
Зыя Маски
Аделаида
"Азатлык" радиосы сайтыннан