Казанда Истанбул мөфтиенең китабы тәкъдим ителде

"15 сентябрь көнне Казандагы Россия ислам университетының Актлар залында билгеле мөселман галиме, Истанбул мөфтие Мостафа Чагрыҗи белән очрашу узды. Анда мөфтинең «Мусульманская нравственность» -

БӘЙЛЕ
2010 Сен 17

"15 сентябрь көнне Казандагы Россия ислам университетының Актлар залында билгеле мөселман галиме, Истанбул мөфтие Мостафа Чагрыҗи белән очрашу узды. Анда мөфтинең «Мусульманская нравственность» - «Мөселман әхлагы» дигән китабы тәкъдим ителде. Чарада университет галимнәре, Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре катнашты.

Мостафа Чагрыҗи 2003 елдан бирле Истанбул мөфтие булып тора. Ул Истанбул ислам инситутын (хәзерге көндә - Мармара университетының дини тәгълимат факультеты) тәмамлый. Студент чагында ук Дин эшләре буенча идарәдә имам-хатиб булып эшли башлый. 1977 елда Истанбул ислам институтында ислам фәлсәфәсе юнәлешендә тикшеренүләр башлап җибәрә. 1982 елда әхлак темасы буенча диссертация яклый. 1990 елда ул мөселман фәлсәфәсе доценты була, 1996 елда — профессор дәрәҗәсен ала.

Мостафа Чагрыҗи ислам әхлагы, мөселман фәлсәфәсе юнәлешендәге күпсанлы фәнни хезмәтләре, чыгышлары, китаплары белән билгеле. Ул, шулай ук, Төркиянең Дин эшләре буенча идарә тарафыннан нәшер ителгән «Kur’an Yolu» - «Коръән юлы» дип аталган 5 томлык Коръән тәфсире авторларының берсе булып тора.

15 сентябрьда тәкъдим ителгән «Мөселман әхлагы» китабы Россия ислам университеты белгечләре көчләре белән тәрҗемә ителде. Әлеге хезмәттә мөселман этикасы дини дисциплина буларак каралган. Анда исламда әхлакый фикернең үсеш этаплары, мөселманнарның бүгенге көндә иң кискен торган әхлакый проблемаларга мөнәсәбәте яктыртылган.

Үзенең китабы белән таныштыргач, Мостафа Чагрыҗи РИУ эшчәнлеге белән танышты, университетның ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин белән очрашты. Истанбул мөфтие Татарстанга Казанда узучы VI Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашу өчен килде", - дип хәбәр итә intertat.ru Татарстан Республикасы электрон газетасы.

Гүзәл Камалова


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе