Татар дин әһелләренең "Милли тормыш һәм дин" Форумында катнашучылар Татарстан башкаласы Казанда җыелып түбәндәге уртак нәтиҗәләргә килделәр: татар халкының традицион дини һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан барыбызның бердәм тырышлыгы кирәк. Бу татар халкы алгарышының һәм милләт бердәмлегенең мөһим факторы булып тора.
Безнең илдә Ислам диненең бай тарихы һәм традицияләре бар. Ул төрле халыкларның рухи-әхлакый үсешенә шактый көчле тәэсир иткән. Урта Идел төбәгендә барлыкка килгән ислам һәм христиан диннәре чиктәшлеге аек акыл нигезендә корылган, ә мөселман дине тыныч юл белән таралган. Идел Болгарстанында Ислам тәгълиматы дәүләт дине булып ирекле рәвештә кабул ителә. Ул татар халкының этник һәм милли үзаңының нигезен тәшкил итә һәм җәмгыяви тормышның мөһим өлешен алып тора. һәм болар миллионлаган ватандашларның дөньяга карашларын булдыруга көчле тәэсир итәләр.
Гасырлар дәвамында биредәге Ислам дине православие һәм башка диннәр белән янәшә яшәү тәҗрибәсе туплады, Әбү Хәнифә мәзһәбе нигезендә бай милли һәм дини традицияләр булдырды.
Үзенең җайлашу сыйфатлары аркасында бу җирлектә традицион Ислам яшәп калып һәм дини яңарыш нигезе була алды. Ул түземле (толерант) һәм дөнья мәдәнияте, көнчыгыш ҺӘМ көнбатыш цивилизацияләре казанышларын кабул итүгә ачык. Шулай ук традицион Исламга хакимиятләргә, үзең яшәгән дәүләтенең законнарына хөрмәт итү, җәмгыяви-сәяси алгарышларның эчендә булуны күрсәтү хас. Шуңа да нәкъ аның карынында җәдитчелек хәрәкәте, алдынгы мәдрәсәләр барлыкка килә. Аларда мәшһүр җәмәгать ёщм сщясщт эшлекләре, илаһият галимнәре тәрбияләнгән. Бу шәхесләр татар тарихында гына түгел, бөтен Ислам дөньясы яшәешендә тирән эз калдырган.
Бүген Россия Федерациясендә Ислам дине үсеш чоры кичерә. Соңгы елларда торгызылган мөселман институцияләренең роле үсә. Бу тәрәккыятьнең катлаулы булуына карамастан, аның татар халкына хас булган бай илаһият гыйлеме нигезендә үсүе бик МӨҺИМ, һәм бү үсеш Русия җәмгыятенең күпмилләтле ҺӘМ күп динле булуын инкарь итми.
Шул ук вакытта форумда катнашучылар Русия Федерациясе җирлегенә ят дини агымнарның үтеп керүенә, Ислам битлеге артына качып хәрәкәт итүче радикал оешмалар эшчәнлегенә борчылу ҺӘМ ризасызлык белдерәләр. Террорчылык күренешләре Ислам дине кануннарына каршы килә. Әлеге шартларда фәкать көчле потенциалы булган традицион Ислам гына бу күренешләргә киртә булып тора ала. Дошманлык түгел, ә үзара нәтиҗәле аралашу гына төрле диннәрнең янәшә яшәү шарты булып тора ала.
Иң мөьиме, бүген илебезнең дәүләти-дини сәясәтендә мөселман өммәте мәсьәләләрендә һәм аның ихтыяҗларына игътибар арту күзәтелә. Ә мондый мөнәсәбәт мөселман руханиларының дәүләт институцияләренә ышанычын арттыра, аланың хакимиятләр һәм гражданлык җәмгыяте белән хезмәттәшлек итү даирәләрен киңәйтә. Беренче нәүбәттә бу рухи яңарышка, җәмгыяви хезмәткә, хәйриячелеккә, диннәрара татулык булдыруга кагыла.
Форумда катнашучылар татар җәмгыятенең яшәеше һәм рухи үсеше өчен халыкның гасырлар дәвамында булдырылган милли һәм дини традицияләрен үтәүне кирәк дип саныйлар. Моның өчен татар дини һәм милли-мәдәни оешмаларының тыгыз хезмәттәшлеге кирәк. Мәгълүм булганча, татар халкы яшәешендә мәчетләр һәрвакыт рухи ҺӘМ мәдәни тормыш үзәкләре булдылар, алар тирәсендә мәгариф системасы корылды, туган тел сакланды һәм үсеш алды.
Русия җәмгыяте үсешен истә тотып, мөселман өммәте алдында торган бурычларны, мәсьәләләрне яңадан күздән кичереп һәм аңлап хәрәкәт итәргә вакыт җитте. Замана таләбе шундый: традицион Исламның интеллектуаль йегәрен җигеп дини тормышны алып барырга, дини институцияләр, мәгълүмат чараларын, мәгариф челтәрен булдырырга. Мөселман татарлар һәрвакыт халкыбызның бай, рухи мирасы нигезендә милли бердәмлек тарафдарлары булдылар һәм булып калалар. Фәкать шул юлда гына милләтебез киләчәктә үзенең яшәешен ҺӘМ үсешен тәэмин итә алачак.
Казан
16 сентябрь 2010 ел