“Имамнарның төп бурычы - исламның чиста һәм пакь дин булуын раслау” - Р. Миңнеханов

Кичә Г. Камал исемендәге ТДА театры бинасында татар дин әһелләренең “Милли үзенчәлек һәм дин” җыены булып узды. Бу форум Россиянең 40 төбәгеннән 700

БӘЙЛЕ
2010 Сен 17

Кичә Г. Камал исемендәге ТДА театры бинасында татар дин әһелләренең “Милли үзенчәлек һәм дин” җыены булып узды. Бу форум Россиянең 40 төбәгеннән 700 гә якын татар имамнарын, имам-мөхтәсибләрен һәм мөфтиләрен җыйды. Форум ТР Мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылды.

29,43 KbКамал театры бинасында ике пленар утырыш кичке 5 кә тикле дәвам иттте. Форумны Коръән укудан башлап җибәрделәр. Бу җаваплы гамәлне Татарстан  мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз башкарды.

Беренче пленар утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышыннан башланып китте. Җыенда шулай ук Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Президенты Администрациясеенең Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе Алексей Гришин, ТР мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, ТР Дәүләт Советы депутаты, драматург Туфан Миңнуллин һ.б. кунаклар катнашты. Утырышны Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды.

“Без, татарлар, милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге хакында нык уйланабыз. Телне, гореф-гадәтләрне, динне саклап килә торган урыныбыз– мәчетләр. Соңгы елларда күп мәчетләр, мәдрәсәләр ачылды. Хәзер инде аларның сыйфатларын үстерү кирәк”, - дип башлады үз сүзен ТР Президенты.

Татарстан башлыгы бүген Казанда, Уфада һәм Мәскәүдә югары мөселман уку йортлары, мәдрәсәләр кадрлар белән тәэмин итүдә төп рольне уйнарга тиеш дигән фикердә. Имамнарыбызга да тиешле гыйлем бирү өстендә эшләргә тиешбез. Матбугат чараларында, бигрәк тә соңгы вакытта, исламны террорчылык белән бәйләп пычрату очраклары артты. “Безнең имамнарның бурычы - исламның чиста һәм пакь дин булуын раслау”, - дип ассызыклады ул.

Президентның икенче күтәргән мәсьәләсе идеология белән бәйле иде. Аның әйткәненчә, бүген дөрес идеология алып бару бик тә мөһим һәм кирәкле. “Без пакь ислам дине хакында халыкка тиешле, дөрес мәгълүмат җиткерергә тиешле. Бу мәсьәләләрдә исә электрон матбуган чаралары зур тырышлык күрсәтергә тиеш. Без бүген сезне, хөрмәтле имамнар, шул хакта фикерләшергә чакырдык. Без бер-беребезне ишетә, күрә, аңлый белергә тиеш.  Алга таба да мондый җыеннарны дәвамлы итәргә кирәк. Шул чакта сезнең белән ныклы элемтәләр булачак”, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда Ураза бәйрәме - рәсми ял көне булачагын да игълан итте. Универсиада корылмаларында төрле тарафтан килгән мөселман спортчыларына гыйбадәт кылырга барлык шартлар булачагына ышандырды һәм форум эшенә уңышлар теләде.

Сүз Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, мөфти шәйх Равил хәзрәт Гайнетдинга бирелде. “Динебез беркайчан да милләтебездән аерым булмаган. Безнең милләтебезнең нигезе - ислам дине. Безнең дини тормышыбыз шактый үзгәрде. Соңгы елларда безгә киң ирек бирелде. Аллага шөкер, 100чә мәчетләр ачылды, югары уку йортлары төзелде. Бу безнең файдалы үсешебез. Имам булгансың икән, син, беренчедән, Аллаһ каршында, милләт, кешеләр алдында, үз гаиләң алдында бурычлы.

Без 21 гасырда яшәгәнебезне истә тотып, хезмәтебезне алып барырга тиешле", – дип искәртте хәзрәт. Равил хәзрәт күтәргән тагын да бер мәсьәлә электрон матбугат чараларының сыйфаты белән бәйле иде. “Интернет кешелек дөньясына бик тә куәтле тәэсир итә. Ислам дине нинди икәнен күпләр менә шушы интернеттан укып белә, таныша. Кызганыч ки, анда бер уйласаң, ниләр генә язылмый. Шуны истә тотып, без сезнең белән, үз сайтларыбызны булдырып, сорау-җавап эшләрен алып барырга, ислам дине хакында дөрес мәгълүмат ирештерергә бурычлы. Ислам диненең абруен, имиджын күтәрергә тиешбез. Әгәр илебездә радикал көчләр җәелә торган булса, ул читләшүгә китерә, динебезгә зыян сала. Равил хәзрәт шушы актуаль проблемалар хакында фикерләшү өчен мондый дәрәҗәдәге җыен алга таба да дәвам итәргә тиеш, дигән фикер белдерде.

Госман хәзрәт Исхакый үз чыгышында чит илләрә укып кайткан дин әһелләрен эшкә урнаштыру проблемасын мөһим дип тапты. Аның фикеренчә, имамнарны үзебезнең дини уку йортларында әзерләү бик мөһим. Шулай да читтә укып кайтучыларны да читтә калдырып булмый.  Ул шулай ук дин әһелләре яңа буын татар зыялыларын тәрбияләүгә өлеш кертергә тиеш, дип белдерде.

Россия Федерациясе Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе баш киңәшчесе А.А. Гришин исә, мөселман мәгълүмат чараларын тәнкыйтьләп чыкты. Аның сүзләренчә, гәзитләрнең күбесе көчле фикерле түгел, ә бары тик “сугыш листовкаларын” гына хәтерләтә. Ул листовкалар кайда ифтар узганын, аерым мәхәллә тормышын гына яктырта. Террорчылыкка каршы булган мәкаләләр юк диярлек санда. "Андый гәзитләр кирәкме?" - дигән сорау да куйды ул.

Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы Ш. Аләутдинов, үз чиратында, мондый форумнарның күп уздырылуы хакында белдерде. “Иң мөһиме бу җыеннар юкка гына узмасын, сыйфатлы нәтиҗәләргә  китерсен”, - дип теләде һәм имам булган кеше актив, рухи яктан нык һәм көчле булырга тиешлеген белдерде.

Бу җыенда октябрь аенда Россиядә булып узачак халык исәбен алуга багышланган мәсьәләләр дә күтәрелде. Ул Рөстәм Миңнехәнов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутат, язучы Разил Вәлиев, драматург Туфан Миңнуллин һәм башкаларның чыгышларында да чагылыш тапты.

17 сентябрьдә "Пирамида" үзәгендә чыгыш ясаганда Разил Вәлиев татарларны 100 артык милләткә бүлүләре трында хәбәр итте.

 Аз санлы милләтләргә Россия хөкүмәте  ярдәм булачагын белдергән. Шуңа алданып, бер төркем татарлар үзләрен ногәйбәк дип яздырганнар. «Хәзер без аларга берничек тә булыша алмыйбыз, чөнки  безнең халык булудан туктадылар. Мәскәүнең дә аларга исе китми. Инде алар үкенәләр, тик терсәк якын булса да, аны тешләп булмый», диде Р. Вәлиев.  

Бүген шулай ук Татарстан Премьер-министр урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева имамнар алдында чыгыш ясап, "Яңарыш" фондын тәкъдир итте,аларга Болгар тыюлыгын төзекләндерү турында шактый тәфсирле мәгълүмат ирештерде,аларны бу изге эштә актив катнашырга чакырды.

Бүген исә килгән кунаклар Казан шәһәре һәм "Мәрҗани", " Кол Шәриф" мәчетләре буйлап экскурсиядә. Шулай ук Камал театрында форум кунаклары өчен мәдәни чаралар уза. Иртәгә бу җыенда катнашучылар туган якларына кайтып китәчәк.




Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе