Мәккәнең изге урыннарын тоташтыручы җирләргә йөри торган тимер юл поезды беренче сынау үтте. Бу хәбәрне чәршәмбе көнне Согуд Гарәбстанының “Эр-Рияд” газетасы хәбәр итте.
18,1 км озынлыктагы юл үз эченә 9 станцияне ала. Ул Мәккәдән Гарәфәт тавы районына уза һәм аннан соң Мөздәлифә үзәнлегенә чыга. Соңгы станция Җәмәрәт күпереннән соң төзелгән – бу хаҗ вакытында таш ату урыны.
Юл эстакадада төзелгән, аның биеклеге җир өслегеннән 8-10 метр. Шуңа күрә дә автомобиль һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен бернинди дә кыенлык тудырмый.
Төзелеш проектының гомуми бәясе 6650 миллион риал (якынча 1,8 млрд. доллар) тәшкил итә.
2010 елның хаҗ сезонында тимер юл 35%ка эшләячәк. Ә тулы көченә – сәгатенә 72 мең пассажирны бер юнәлештә ташу – 2011 ел хаҗ вакытында эшләр дип көтелә.
“Мәккәгә метрополитен” төзелеше шәһәрдәге транспорт проблемасын тамырдан үзгзртер, дип көтелә. Хаҗиларның даими рәвештә арта баруы юл кыенлыгын елдан-ел ныграк китереп чыгара иде, дип яза РИА Новости.
Ел саен хаҗга баручылар саны хәзер 2 миллион кешедән дә артып китте. Елдан-ел гомрә (кече хаҗ) кылучы мөселманнар да артып бара. Быел гомрәне 3 миллион 950 мең кеше кылды – бу исә узган ел белән чагыштырганда 500 меңгә күбрәк.
Изге шәһәрләргә – Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылу буенча Согуд Гарәбстаны белгече Али Нәкүр исәпләүләренә караганда, алдагы елларда Мәккәгә гомрә кылырга килүчеләр саны 5 миллионга җитәчәк.