Санкт-Петербурглылар шушы көннәрдә губернатор Валентина Матвиенкога хат юллаганнар. Безне мөселман бәйрәмнәреннән читләтүегезне үтенәбез диелә бу хатта.
Мөселман бәйрәмнәреннән шәһәрлеләрлеләр бераз шурли икән, чөнки кайберләренең сүзләренә караганда, Ураза, Корбан бәйрәмнәре тирә-якка артык шау-шу тарата, тынычлыкны боза. Кайбер мөселманнар корбан чалу гыйбадәтен махсус урыннарда түгел, ә йорт тирәсендә башкара, бу гамәлләр белән таныш булмаган кешеләрдә курку хисе уяна", - дип әйтелә.
Бу хакта Credo.ru сайты җиткерә. "Тиздән Корбан бәйрәмнәре башланачак, һәм без хайваннарның корбаннарын йорт алдыбызда күрәсебез килми", - дип шикаять белдерә Санкт-Петербурглылар.