Рамазан ае дәвамында татулаштыруга юнәлдерелгән 40 очракка ирешелде - Р. Кадыров

Рамазан ае дәвамында татулаштыруга юнәлдерелгән 40 очракка ирешелде, ә 47се буенча тынычлык килешүе алып барыла. Бу хакта IslamRF.Ru сайтына Чечня республикасы мөфтиенең беренче урынбасары, кан

БӘЙЛЕ
2010 Сен 15

Рамазан ае дәвамында татулаштыруга юнәлдерелгән 40 очракка ирешелде, ә 47се буенча тынычлык килешүе алып барыла.

Бу хакта IslamRF.Ru сайтына Чечня республикасы мөфтиенең беренче урынбасары, кан дошманнарны килештерү оператив җитәкчесе Вәлид Куруев хәбәр итте.  

В. Куруев сүзләренә караганда, рухи өлкәдә тынычлык урнаштыру эшендә һәм дәүләт властендә соңгы елларда яңа фактлар күзәтелгән. "Ачыкланганча, барысы 87 эш буенча күзәтчелек алып барырга туры килде. Рамазан ае дәвамында татулаштыруга юнәлдерелгән 40 очракка ирешелде, ә 47се буенча тынычлык килешүе алып барыла", - диде ул.   

Хәзерге вакытта, Чечня мөселманнары Диния нәзарәте рәисе сүзләренә караганда, гаилә һәм туганнарда дошманлаштыруны килештерү барышы бөтен республика буенча бара, биредә исә ул дәүләт власте вәкилләре катнашу белән генә аерылып тора. "Мондый фикер август аенда Рамзан Кадыйровка килде, ул Чечня республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә администрация башлыклары, министрлар һәм башка җаваплы кешеләр белән берлектә шушы эшләрне алып баруны йөкләгән иде", - дип ассызыклады дин әһеле. 

В. Куруев җиткергән мәгълүматлар буенча, кан дошманнары катнашында 2009 һәм быелгысы елда барлыгы 425 факт теркәлгән. Шуларның 382се килештерелгән. Изге Рамазан ае башына күп еллар дәвамында килештерелми килгән 56 очрак калган була. Ай дәвамында тагын 31 очрак өстәлә.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе