Бүген Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Казанга килә. Ул Казан фестивален җитәкләячәк һәм аның эшен рәсми төстә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә ачып җибәрәчәген оештыручы комитет вәкилләре раслады.
16 сентябрь көнне ул Казанда узачак “Милләт тормышы һәм дин” дигән җыенда катнашачак. Анда дин һәм милләт өлкәсеннән тыш, республика киләчәге турында да сөйләшүләр көтелә.Шулай ук бу көнне ул Татарстан Президенты белән дә күрешәчәк дип көтелә.