16 сентябрь көнне Казанда Россия төбәкләрендә яшәгән татар имамнары катнашында “Милләт тормышы һәм дин” дигән җыен узачак. Анда дин һәм милләт өлкәсеннән тыш, республика киләчәге турында да сөйләшүләр көтелә.
Җыенга Россия төбәкләреннән татар дин әһелләре киләчәк. Форумга Россиянең 45 төбәгеннән татар имамнары киләчәк. Аларның саны 700гә җитәчәк. Мондый чара биш ел элек булып узган иде инде. Хәзер аны кабаттан үткәрергә булалар, чөнки дин һәм милләт өлкәләреннән тыш сәяси мәсьәләләр дә каралачак.