Мисырдагы православие динендә булган хатын-кыз ислам динен кабул иткәне өчен чиркәү хезмәткәрләре тарафыннан кысрыкланыла. Мөселманнар, хокук сакчыларының кисәтүләренә карамастан, аны чиркәүгә ябып куялар. "Бу феномен безнең дәүләт өчен табигый күренеш түгел, чөнки Мисыр - ислам дәүләте, халыкның күбесе ислам динендә", - дип белдерә Мисыр мөфтие Әли Әл-Дҗумма.
24 яшьлек, Үрге Мисырның Минья провинциясе Дир-Моас шәһәре побының хатыны Камели Шехат, июль аенда үзенең гайләсеннән китә һәм чиркәү хезмәткәрләре тарафыннан тотрыкланыла. 8 сентябрь көнне, Әли Әл-ДжуммаТышкы эшләр министырлыгы вәкилләрен җыеп, бу инцедентка багышланган җыен уздыра. "Кешене бары тик ислам динен кабул иткәне өчен иректән мәхрүм итү дөрес эш түгел, бу гамәл кешелек дөньясына хас түгел, кыргый күренеш. Безгә бу хәлләрнең ислам дәүләтендә булуы, икенчедән хокуксыз рәвештә башкарылганы тынгы бирми",- ди мөфти.
Әлеге вакытта, Камели Шахетка православие дине әһелләре тарафыннан каты басым ясала. Алар аның исламнан баш тартып, кире православие диненә кайтуын таләп итә. Камелины чиркәүгә ябып куюда дәүләт хезмәткәрләре катнашуына Мисыр мөфтие үз карашын белдерде. "Әгәр дә Камели бары тик ислам динен кабул иткәне өчен генә иреген югалткан икән, бу башка сыймый торган гамәл.
Бу беренче чиратта конституциягә, икенчедән исә төп диннәренң асылына каршы төшә", - дип ассызыклады мөфти. Мөфти зиһеннәре зәгыйфъ булмаган дин кардәшләрен сак булырга, төрле провакацияләргә бирелмәскә чакыра. "1862 елдан башлап Мисырда ирекле тормыш хөкүм сөрә, шунлыктан мисырлылар дәүләт төзелешен һәм тәртибен боза торган үзгәрешләргә каршы", - дип әйтте Әли Әл-Джумма "Әл Җәзирә" каналына.