Иранда иренә хыянәт кылуда гаепләнеп дини кануннар нигезендә үлемгә хөкем ителгән Аштиянинең язмышына христианнар битараф калмады. Зина гаебе белән "рәҗм", ягъни таш белән үтерү җәзасына хөкем ителгән иранлы Сакинә Аштиянинең азат ителүе өчен Ватикан Тәһран белән дипломатик бәйләнешкә керә алачагын белдерде.
Аштиянинең улы бер Италия газетына биргән әңгәмәсендә Бенедикт XVIдан әнисе өчен ярдәм соравыннан соң, Ватикан рәсмиләре Аштияни хөкеме турында Тәһран белән сөйләшә алачагын игълан итте.
Аштиянинең мәхкәмә эше Ватиканда "җентекләп" карала. Ватикан сүзчесе Федерико Ломбарди: "Чиркәүнең үлем хөкеменә карата карашы билгеле, ә таш белән үтерү исә әлеге җәзаның иң аянычы булып тора", дип белдерде.
Иран белән көчле икътисади бәйләнештә торган Италия хөкүмәте моннан элек реакциясен киңәш рәвешендә генә белдергән иде. Тышкы эшләр министры Франко Фраттини Тәһранны "мәрхәмәтле" булырга чакырды.
Тәһран хакимияте халыкара реакцияләр арту белән, Аштиянине таш белән үлемгә хөкем итү карарын вакытлыча туктатты. Аштиянине таш ыргытып үтерү хөкеме вакытлыча туктатылса да, аның үлем хөкеме әле дә үз көчендә кала. Бу очракта Сакинәнең таш белән түгел, бәлки асып үтереләчәге турында борчылулар бар.
Шулай ук Аштиянинең улы Кадыйрзадә Иран хакимиятенең әнисен чыбык белән 99 тапкыр кыйнарга хөкем итүен белдерде. Мәгълүм булганча, Аштиянинең мәхкәмә эшен халыкара җәмәгатьчелек тә якыннан. Күптән түгел Британия газетында Аштиянинең яулыксыз басылган фотосы хакимиятне мондый җәза бирергә этәргән.
Ватиканнан элек Бразилия президенты Луис Инасио Лула да Силва Сакинәне сыендырырга әзер булуын хәбәр иткән иде. Иранның җавабы кискен булды: "Бразилиянeң Ираннан гөнаһлы хатын-кыз урынына, сәүдә малы сатып алуы хәерлерәк булыр иде", дигән белдерү дөнья күрде.
Аштияни эше Франция белән мөнәсәбәтләргә тәэсир итми калмады. Президент Николя Саркозинең хатыны Карла Бруни Аштиянине яклаган хатка кул куйгач, Иранның хакимият яклы - "Кейһан" газеты беренче ханымны "фахишә" дип атады.
Иран хакимияте 1979 елдагы инкыйлабыннан соң зина кылган кешеләрне таш ыргытып үтерү хөкемен киң куллана башлады. Соңгы елларда гына бу җәза башкалары белән алыштырыла башлады. Иң соңгы гаеплене таш ыргытып үтерү очрагы 2007 елда булды. Бу хакта "Азатлык Радиосы" җиткерә.