VI Казан Халыкара мөселман киносы фестивале чараларында бөтен дөньядан 190нан артык журналист катнашачак. Фестивальне Россиянең “Известия”, “Коммерсантъ”, “Культура”, “РБК daily”, “Российская газета” гәзитләре, “Интерфакс”, “ИТАР-ТАСС”, РИА “Новости”, Info-islam агентлыклары; “Маяк” радиосы һәм башка матбугат чаралары яктыртачак. у хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук фестивальгә чит ил һәм халыкара матбугат чаралары вәкилләре дә киләчәк. Алар арасында “Әл-Җәзира”, “Әл-Гарәбия”, “Russia Today”, ТРТ Дәүләт телерадиокомпаниясе, Анатолия агентлыгы һәм башкалар. Республиканы 50 массакүләм мәгълүмат чарасы тәкъдим итәчәк.
Быел беренче тапкыр фестиваль Австриянең ОРФ телерадиокомпаниясе һәм Төркиянең әйдәүче матбугат чаралары – “ТРТ” телекомпаниясе һәм Анатолия мәгълүмат агентлыгы вәкилләрен дә кабул итәчәк.