Төркия татарлары мәчет өчен 1,4 млн акча эзли

Төркиядә яшәүче татарлар мәчетне төзәтеп кору өчен 1,4 млн акча эзли.Төркиянең Алашехир бистәсендә урнашкан Гюрсу авылында бүгенге көндә, Татарстаннан күчеп

БӘЙЛЕ
2010 Сен 13

Төркиядә яшәүче татарлар мәчетне төзәтеп кору өчен 1,4 млн акча эзли.Төркиянең Алашехир бистәсендә урнашкан Гюрсу авылында бүгенге көндә, Татарстаннан күчеп килгән татарлар яши. Бу Ураза көннәрендә алар иске мәчетне тергезү карарына килә. Татарстаннан килгән татарлар Төркиянең Кутахья шәһәренә 1915 елда ук күчеп киләләр, ә 1958 елда алар Гюрсу авылына урнашып өлгерә.

Шул ук елның март аенда агачтан мәчет салына. Бу мәчет, 1969 елда булып узган җир тетрәвеннән соң яңадан төзекләндерелә. Шул ук елны бу җирдә тагын бер мөселман йөрты салына. Бүгенгесе көнне шул мәчетне аякка бастыру ниятеннән матди ярдәм җыела.

Османа Севала районы имам хатибы сүзләренчә, бүгенге көнне мәчеткә 50 мең Төрек лиры (безнеңчә 1 миллион) юнәлтелгән инде, ә барлыгы исә 1,4 миллион сум акча кирәк. 35 йорттан торган авыл кешеләре көче белән генә бу мәчетне торгызып булмаячак, ди имам. Шулай ук, Төркиянең Эгей диңгезе тирәсендә яшәгән татарлар да, үзләре бу эшне башкара алмаячак дип белдерә "Бизнес-Онлайн" электрон газеты төрек басмасы Star мәглүматләренә нигезләнеп.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе