14 сентябрьдә Зөлхия Сероджовага һөҗүм ясалу буенча суд эше карала

14 сентябрьдә Татарстанның Чирмешән районы судында Әмир авылы гражданкасы Зөлхия Сероджовага 31 августта ясалган һөҗүм буенча суд эше каралачак. Зөлхия сүзләренчә,

БӘЙЛЕ
2010 Сен 13

14 сентябрьдә Татарстанның Чирмешән районы судында Әмир авылы гражданкасы Зөлхия Сероджовага 31 августта ясалган һөҗүм буенча суд эше каралачак. Зөлхия сүзләренчә, бүгенге көнне аңа һәм аның гайләсенә басым ясала. Аның ихатасында төнлә кемдер йөри, көндезен исә аның ике казын, биш тавыгын үтереп чыгалар. Зөлхиянең һәм Нәсибәнең балалары өйдән дә чыгарга куркалар.

Зөлхия белдергәнчә, гражданин Таһир Гомәров үзен бик кыю тота. Ул авылда, минем милиция хәзмәткәрләре арасында, район газетасы редакциясендә дусларым,туганарым күп дип масаеп йөрүен дәвам итә.”Мин барыбер бу күп балалы мөселман хатын-кызларына көн бирмәячәкмен”,- дип йөри. Исегезгә төшереп үтәбез, 31 августта Әмир авылында 38 яшьлек Зөлхия Сероҗевага хөҗүм итү булган иде. Алган каты баш мие җәрәхәтләреннән соң, Зөлхия ханымның күзләре начарлана. Россия мөселманнары бу вакыйганы күзәтеп тора. Әгәр дә суд карары белән килешеп бетмәүләр булса, эш кабаттан кассация тәртибендә каралачак. 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе