Төркияең башкаласында ачылган яңа паркка Әхмәт Зәки Вәлиди исеме бирелде. Башкортстан вәкилләре Әнкарага бүләкләр һәм күргәзмәләр алып килде. Исегезгә төшерәбез, 26 июль көнне Әнкарада Әхмәт Зәки Вәлиди паркы ачылган иде. Әлеге парк - Әнкараның Кәчиөрән бистәсе хакимияте һәм Төрксой – төрки дәүләтләрнең мәдәният оешмасының уртак тырышлыгы ярдәмендә булдырылды.
Тантанада Төркия мәдәният министры урынбасары Кемал Генч һәм Башкортстан премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина катнашты. Төркиядә галим тууына 120 елга багышланып быел берничә чара да әзерләнде. Төрксой 2010 елны Зәки Вәлиди елы итеп игълан итте.