Рамазан аенда Ижау Җәмигъ мәчетенә ифтарга көн дә 350 мөселман килгән. Кичке намазга кадәр биредә утырып китап уку, белем туплау да гадәткә кертелгән.
Ифтарларга көн саен өч йөздән артык ураза тотучылар җыелуын исәпкә алып, шулай ук аларның сәламәтлеген дә кайгыртып, ризыкларны табиблар тикшереп торган. Шулай ук пешекчеләрнең һәрберсенең медицина кенәгәләре дә бар.
Быелгы рамазан аеның да башка еллардан аерылып торуын җиткерде Фаиз хәзрәт. Элеккеге елларда ифтарга кеше килеп, тәравих намазына калмаса, рамазан ае азагына да тәравихка йөрүчеләр саны кимесә, быел дин кардәшләребез рамазанның азаккы көненә кадәр күпләп килгән.