Казанда үткәреләчәк VI Халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтеләчәк фильмнарның программасы төзелде. “Родина” мәдәни-күңел ачу үзәге кинофорумны уздыруның төп урыны санала, быел да фильмнарны күрсәтү шунда оештырылачак. Фестивальдә катнашучы фильмнарны “Родина” кинотеатрында бушлай карап булачак.
“Родина” кинотеатрының өч залында биш көн дәвамында фестивальдә конкурс һәм конкурстан тыш программада катнашкан фильмнар күрсәтеләчәк. Шулай итеп, 15-19 сентябрьдә Иран, Мисыр, Гонконг, Франция, Төркмәнстан, Алжир, Бөекбритания, АКШ, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сирия, Бәһрәйн Патшалыгы, Иордания, Азәрбайҗан, Норвегия, Бангладеш, Армения, Тунис, Согуд Әмирлеге, Марокко, Судан, Казахстан, Германия, Россия, Һиндстан, Филиппин Республикасы, Катар, Әфганстан, Сенегал, Палестина, Италия һәм Төркия кинематографистлары төшергән 51 конкурста, 13 конкурстан тыш программага кергән фильмнарны тамаша кылырга мөмкин.
Бары тик “Родина” кинотеатрында, Казанда үткәреләчәк VI Халыкара мөселман киносы фестиваленең бүләк сыннары өчен ярышучы фильмнарны күрерсез. Алар 10 номинациядә тәкъдим ителә:
– иң яхшы тулы метражлы фильм өчен (продюсерга тапшырыла);
– иң яхшы анимацион фильм (продюсерга тапшырыла);
– тулы метражлы фильмда иң яхшы режиссура өчен (режисссерга тапшырыла);
– тулы метражлы фильмда иң яхшы сценарий өчен (сценарий авторына тапшырыла);
– тулы метражлы фильмда иң яхшы операторлык эше өчен ( операторга тапшырыла);
– тулы метражлы фильмда иң яхшы ир-ат роле өчен;
– тулы метражлы фильмда иң яхшы хатын-кыз роле өчен;
– иң яхшы кыска метражлы фильм өчен ( режиссерга тапшырыла);
– иң яхшы тулы метражлы документаль фильм өчен (режиссерга тапшырыла);
– иң яхшы кыска метражлы документаль фильм өчен (режиссерга тапшырыла).
Төп номинацияләрдән тыш, конкурс программасының иң яхшы фильмнары фестивальнең аерым бүләгенә – “Кино сәнгатендә гуманизм өчен” дип исемләнгән Татарстан республикасы Президентының махсус призына – ия булачак. Ул гуманизм идеяләрен барлык тулылыгы белән чагылдыра дип табылган иң яхшы кинолентага тапшырылачак. Шулай ук төрек дөньясы халыкларының мәдәниятын һәм традицияләрен күрсәтә алган кинокартина өчен Халыкара төрек мәдәнияты оешмасы “ТЮРКСОЙ”ның махсус призы әзерләнгән.
“Родина” мәдәни-күңел ачу үзәгендә шулай ук конкурстан тыш программада тәкъдим ителгән Шахрияра Бахраниның “Царство Соломона”, Тарана Дэвисның “Дороги в Мекку”, Овидио Салазарның “Посещение дома Бога” кинокартиналарын күрергә була. Фильмнарны аларның режиссерлары үзләре халык хозурына тәкъдим итә.
“Родина” мәдәни-күңел ачу үзәгендә фильмнар 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр барачак. Фестивальдә катнашучы фильмнарны карарга керү ирекле. Фестивальнең программасы белән www.kazan-mfmk.com сайтына кереп танышырга яисә “Родина” кинотеатрыннан сорашырга була.
Исегезгә төшерәбез, Казанда үткәреләчәк VI Халыкара мөселман киносы фестивалендә АКШ, Франөия, Алжир, Мисыр, Иран, Иордания, Норвегия, Палестина, Италия, Бөекбританиядә төшерелгән 29 дөньякүләм һәм Россия премьералары тәкъдим ителә. Конкурска 29 илдән барлыгы 50 кинокартина сайлап алынган, шуларның 13е тулы метражлы, 17се документаль, 10сы кыска метражлы һәм 10сы анимацион картиналар.