Ингушетия республикасында, Ураза бәйрәме алдыннан, азык-төлек товарларына хаклар икеләтә артты. Ингушетия.org порталы, хакларның артуына сәүдәгәрләр сәбәпче дип саный, чөнки Рамазан аенда алар арттырып сату эшләре белән артык мавыгып китә.
Бәйрәмнәр алдыннан сатучылар хакларны хәтта икеләтә күтәрергә дә оялмыйлар, ә бу исә халыкны сайлау ирегеннән мәхрүм калдыра, шул бәягә сатып алырга мәҗбүр итә. Ингушетия.org сайты сатучыларны иманга өнди, чөнки товарларны үз бәясеннән күпкә арттырып сату дин буенча зур гөнаһ булып санала.