Свердловски өлкәсе мөселманнары өчен бүгенге көн аеруча әһәмиятле булды. Чөнки Екатеринбург мөселманнары бу көнне Гает намазын вакытлыча төзегән мәчет бинасында уздырды. Ни бары ике ай эчендә, мәчет өчен бүленгән җир урынында, әлегә, вакытлыча җиңел бина төзелде.
Бәйрәмгә әле якынча 50 кеше килде, чөнки барлык мөселманнар бу хакта белеп тә бетерми. Әммә, мәчет төзүчеләр бер дә күңелләрен төшерми, чөнки тантанага килгән дин кардәшләре, каләм ияләре бу хакта Урта Урал мөселманнарына җиткерер дип уйлый алар.