Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Башкортстанда бик күп төрле чаралар каралган. Мәчетләрдә бәйрәм чаралары, намаз укулар, вәгазь тыңлаулар, чәй табыннары, Коръән укулар оештырылачак. Ә Уфадагы Нефтьчеләр мәдәният сараенда исә хәләл ризыклар ярминкәсе оештырыла. Анда хәләл продукөия җитештерүче оешмалар һәм аерым эшкуарлар катнашачак.
Сәүдәгә ит ризыклары да, камыр азыклар да, төрле тәм-том да тәкъдим ителәчәк. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин әйтүенчә, соңгы вакытта Башкортстанда хәләл ризыклар җитештерүчеләр арткан. “Аларның азык-төлеге махсус “Хәләл” комитеты тарафыннан ныклы тикшерүдә тора, шуңа күрә дә сатып алучылар шикләнмәскә мөмкин”, - ди ул.