Согуд Гарәбстаны туризм максаты белән генә килүчеләргә визалар бирүне туктатты. Хаҗ һәм гомрәне кылу максаты белән бара торган илдә 2008 елда 6 мең, 2009 елда 20 мең туристик виза бирелгән. Туризм буенча комиссия бу туктатуның ни белән бәйле икәнлеген аңлатмыйлар. Туристик секторда эшләүчеләр кайгыга төштеләр.
Соңгы елларда туристларның саны арта барды. Патша малае Габдулла: “Комиссия чиновниклары туризмны үстерергә тиешләр”, - диде.