Илдар хәзрәт Баязитов Илсур Метшиннан котлау телеграммасын алды

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм нурлы Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Безнең барыбыз өчен дә изге Рамазан зур әһәмияткә ия. Әл-Бәкарә

БӘЙЛЕ
2010 Сен 08

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм нурлы Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Безнең барыбыз өчен дә изге Рамазан зур әһәмияткә ия. Әл-Бәкарә сүрәсеннән күргәнчә кешеләргә Коръән Кәрим иңдерелгән бу айда мөселманнар Аллаһы тәгаләгә ихласлык һәм тугрылыкларын тагын да ныграк белдерәләр. Рамазан безне күркәм ниятләргә һәм игелекле эшләр кылырга өнди.

Алар үз чиратында тормышыбызны рухи яктан саф һәм ныграк итәдәр. Мөселман өммәтен әйдәп баручы буларак сезнең үгет-нәсихәтләрегез һәм изге гамәлләрегез барлык дин кардәшләребезгә моны аңларга һәм үз-үзләре табигатҗ җәмгыятҗ белән гармониядә яшәргә ярдәм итә.

Әлеге изге айның игелеге һәм рәхимлеге киләчәктә дә безгә юлдаш булыр дип чын күңелдән ышанам. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек һәм бәхет телим. Аллаһы Тәгалә безне үзенең рәхмәтеннән һәм мәрхәмәтеннән ташламасын. Ураза бәйрәме мөбарәк булсын.

Казан шәһәре мэры И.Р. Метшин


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе