Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Россиянең премьер-министры Владими Путин Россиянең Азия өлеше мөфтие Нәфигулла хәзрәт Ашировка ураза бәйрәме белән котлап телеграмма җибәрде. «Сезне якынлашып килүче, рамазан

БӘЙЛЕ
2010 Сен 08

Россиянең премьер-министры Владими Путин Россиянең Азия өлеше мөфтие Нәфигулла хәзрәт Ашировка ураза бәйрәме белән котлап телеграмма җибәрде.

«Сезне якынлашып килүче, рамазан аеның тәмамлануын белдерүче ураза бәйрәме белнә котлыйм. Ураза бәйрәм – беренче чиратта, ураза вакытында рухи халәтебезнең үсешенә йомгак ясау ул», - диелә анда.

Путинның сүзләренә караганда, Россиядә мөселманнарның дини тормышлары аларның иҗтимагый карашлары белән өлешчә тәңгәл килә. Дини нәзарәтләре исә гражданлык җәмгыятенең үсеше буенча фикер алышалар.

“Россиядә ислам диненең әхлакый потенциалы бик кирәк. Илдә ислам уку йортларын төзү дәвам итә, ә алар исә дөньяви уку йортлары белән дә элемтәгә керәләр”, - диде Россия хөкүмәтенең башлыгы. “Якты бәйрәмдә сезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга сәламәтлек һәм уңышлар телим”, - дип котлады ул.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе