“ТНВ” телеканалын караучылар Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә барган ураза бәйрәмен күрәчәкләр. Ул тапшыру иртәгә 6.50дә башланыр. Казан мәчетләрендә бәйрәм иртәнге намазны уку белән башлана. Ул 5.00дә була. Казанда кояш 6.02дә чыга.
Татарстан мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләрен 6.00дә башларга тиешләр. Бәйрәм намазы исә 6.30да каралган. “Кол Шәриф” мәчетендә исә хәл башкачарак, чөнки бу мәчеттәге бәйрәмне “ТНВ”дан күрсәтәчәкләр. Мөфтинең “Кол Шәриф”тә укыган вәгазен бөтен кеше дә ишетсен өчен , вәгазь сөйләү 7.00дә башлана, намаз исә 7.30да була.