2008 елның җәендә Казан мэры Илсур Метшин күрмәүчеләр өчен укыту-тернәкләндерү үзәге төзер өчен 1,85 га җир биргән. Бу карарга ул “Сөләйман” мәчетенә килеп киткәч килә, чөнки әлеге вакытта мәчеттә урыннар аз.
2008 елның 4 декабрендә фундаментына беренче таш салына. Ул Мәскәү районындагы Серов белән Гафур Коләхмәтов урамнары кисешкән урында калкып чыгар. Әлеге үзәктә күрмәүчеләр генә түгел, ә башка инвалидлар да укыячаклар. Аларны Брайль системасы буенча укырга һәм язарга, ориентлашырга, компьютерга, төрле һөнәрләргә өйрәтәчәкләр.
Әлеге объект гомумрусия күләмендә булыр дип көтелә. Анда 90нан артык кеше беръюлы укый алачак. «Сөләйман» мәчетенә исә 15-20 кеше генә сыя. Ләкин Россиянең төрле почмакларыннан укырга теләүчеләр берничә мең кешене тәшкил итә. Хәзерге барлыгы 240 күрмәүче укый алды. Алар Дагыстаннан, Чечнядан, Башкортстаннан, Мәскәүдән, Түбән Новгородтан, Волгоградтан һәм башка җирдән килгәннәр.
Үзәк үз эченә 3 бинаны алыр. Мәчетендә 300 кешегә намаз укырга була, тулай торагында 90 кеше сыячак. Шулай ук, ашханәсе, спорт залы, китапханәсе, компьютерлар бүлмәсе, мини типографтясе дә булачак. Төзелеш кешеләрдән җыелган сәдакалар һәм эшкуарларның ярдәмнәре хисабына барыр. Хәзерге вакытта фундамент эшләре бара. Аны 2-3 елда төзеп бетерергә исәп бар.
Әгәр дә ярдәм итәргә теләсәгез, түбәндәге телефон номерына шалтыратыгыз: 8(843)5120-377. Финанс кризисы вакытында андый ярдәмнең мөһимлеге арта. Шулай ук, анда укырга теләүче күрмәүчеләрнең дә саны арта. Безнең хәерле эшләр меценатлар тарафыннан якланыр дип өметләнәбез.
Мәчетнең реквизитлары:
ММРО Приход «Сулейман» Казанского Мухтасибата Духовного Управления Мусульман Республики Татарстан.
420006 РТ Казань ул. Ютазинская 8
ИНН 1658049060 КПП 165801001 р/с 40703810500020000104 в АКБ «Ак Барс»
банк к/с 30101810000000000805 БИК 049205805