Өлкән яшьтәге Рафага Әхмәт Әбү Мерсах Коръәнне 74 яшендә ятлады. Бу гамәлне күп кенә яшь мөселманнар да булдыра алмыйлар. Рафаганың сүзләренә караганда, Аллаһ аның ниятен ныгыткан. Бу хәбәрне ABNA җиткергән. “Мин Коръәнне 4 ел элек, безнең районда Дар-ул-Коръән мәчете ачылгач, ятлый башлаган идем”, - дип аңлата ул.
Беренче курсны тәмамлагач, әлеге хатын-кыз икенче курска күчә алмады, чөнки күзенең күрүе начарланды. Ләкин сукырлык Аллаһ китабын өйрәнергә комачаулык итмәде. “Мин Коръәнне өйрәнер өчен бер укытучыдан ярдәм сорадым”, - ди Рафага, әлеге укытучыга рәхмәтләр укып.
Аның укытучысы болай ди: “Башта ул җиңелрәк сүрәләр өйрәнде. Аннары “Бакара” белән “Гыймран” сүрәләрен ятлады. Без эшебезне дәвам иттек, аннары ул курсны тәмамлады”.