Төркия сәүдәгәрләре Рамазан аеннан бик канәгать калганнар

Төркиядә ваклап сату белән шөгыльләнүчеләр Рамазан аендагы хәлләр белән канәгать калдылар һәм ураза бәйрәмендә керемнәренең артуын

БӘЙЛЕ
2010 Сен 07

Төркиядә ваклап сату белән шөгыльләнүчеләр Рамазан аендагы хәлләр белән канәгать калдылар һәм ураза бәйрәмендә керемнәренең артуын көтәләр. Яңа уку елы башлану да керемнәрне арттырырга мөмкин.Чыннан да, бөтен ил бәйрәмгә әзерләнеп, бүләкләр ала.

Быел Рамазан аенда былтыргы белән чагыштырганда ваклап сату оешмаларында керем 9-10 %ка үсте. Шул ук вакытта канцелярия товарларына, “бәйрәмлик”ка (ул киемне мөселманнар бәйрәм көннәрендә кияләр) да стендлар куелды.

“Без ураза бәйрәменнән соң да сәүдә күләмен киметмәскә тырышабыз, чөнки яңа уку елы да башлана. Шулай ук, ялдан кайтучылар да күңелләргә беркадәр өмет бирәләр”, - ди Сонгор.

Эсселек сату күләменә тискәре йогынты ясый дигән фикер дөрес түгел. Һәрбер сезонның да үз товары була. Рамазан аенда эчемлекләр күбрәк сатылды. Кондитер кибетләренең директорлары моңы берничә ай элек үк әзерләнә башладылар.

Төркиядә рәхәт-лукум бәйрәм вакытларында бирелә. Ул товарга да бәйрәм алдыннан сорау арткан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе