5 сентябрьдә Мәскәүдә, Рамазан шатерында Коръән-хафизларның бәйгесе булды. Аны таҗик яшьләре берлеге оештырды. Аңа РФ хөкүмәте һәм Россия мөфтиләре шурасы ярдәм иттеләр. Бу хакта IslamRF сайты җиткерә.
Анда 50 хафиз катнашты. Бәйге 3 номинациядә барды: хифз(яттан белү), тәҗвид (уку тәртибе), савт (моңлы тавыш). Хифз буенча Габдерәхим Габделбасыйр җиңде, тәҗвидне Сухроб Миров яхшырак белә, иң моңлы тавыш Азам Азамовта булды. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр бирелде. Әле бу бәйгеләр алга таба да үткәрелер дип көтелә..