“Минем хыялым – дөньяда иң зур мәчет төзү. Мин – Аллаһның колы, шуңа ислам дине өчен бөтен гомеремне багышлыйм. Мин бөтен дөньяга да исламның сугышка чакырмаганын исбатларга телим. Мөселман иң дөрес кеше булырга тиеш”, - диде Рамзан Кадыров.
Бала чакта ул Грозный шәһәренең мэры булырга хыялланган иде. “Мин үз шәһәремне бик яраттым”, - диде ул.