Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Татарстан мәчетләрендә Ураза бәйрәмен үткәрү тәртибен раслады. Ураза бәйрәме уңаеннан дини чаралар мәчетләрдә 9 сентябрьдә иртәнге сәгать биштә иртәнге намаз белән башлана. Ул көнне кояш алты тулып ике минутта чыга. Татарстан мәчетләрендә имам-хатыйблар үзләренең вәгазьләрен иртәнге сәгать алтыда башларга тиешләр. Бәйрәм намазы исә 6 сәгать 30 минутка билгеләнгән.
“Яңа гасыр” телеканалы аша турыдан-туры трансляция оештырылганлыктан, Кол Шәриф мәчетендә чаралар вакыты башкачарак. Кол Шәриф мәчетеннән Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның бәйрәм вәгазен “Яңа гасыр” телеканалында иртәнге сәгать җидедә карап булачак. Бәйрәм намазы исә 7 сәгать 30 минутта укыла .