Азербайҗанның Лянкяран районының Гумбаш авылында кораллы вакыйга була. 3 сентябрьдә берничә машина белән килеп туктаучылар 15тә мәчетнең ишегалдына җыелган халыкка винтовкалардан аттылар. Шунда 1969 елда туган Элшан Гусейнов шунда ук вафат була. 1985нче елгы Рамин Агамалиевны авыр хәлдә Үзәк район дәваханәсенә салдылар.
Бу эшне Лянкяранның хокук саклау органнары тикшерә башлады. Ябырылучыларны әсирлеккә алу эшләре башкарыла. Әлеге районда талыш халкы яши. Шулай ук, төрекләр белән курдларны да очратырга була. бу халык вәкилләре шигыйлар. Этник яктан талышлар кыерсытылуларга дучар булалар.