Күпчелек русиялеләр өчен дин бернәрсә дә түгел. Безнең ил Франция белән Бөекбританиягә караганда динирәк дәүләт түгел. Ярлы илләрдә дин зуррак уырнны алып тора. Гэллап оешмасы 144 илдә опрос үткәрде. Бангладеш, Нигер, Ямән, Ирдонезия дәүләтләре үзләренең динилекләрен 100 % халкы белдерде. Хезмәт хакы күтәрелгәч, дин үзенең кыйммәтен югалта. Бер кешегә 25 мең доллар туры килгән илләрдә үзләрен дини дип атаган халык 50 %тан кимрәген тәшкил итәләр.
Русиялеләрнең 34 %ы үзләрен дини дип белдерделәр. Франциядә бу сан 30 %, Бөекбританиядә 27 % тәшкил итә. Кайбер конфессия вәкилләре халыкларның дини булмауларына коммунистларны гаеплиләр. Мәскәү патриархатының матбугат җитәкчесе Владимир Вигилянский да шундый ук фикердә.
Россиянең Азия өлеше мөфтие Нәфигулла Ашировның сүзләренә караганда, дини мөселманнарның саны артканнан арта бара. Мәскәү раввины да диннең киләчәген күрә. Католик чиркәве вәкиле дә халыкның дини булуына ышана. Әлеге опрос узган елны үткәрелде. Белгечләр 114 илдән дә 1000әр кешедән сораштырдылар.