15 сентябрьдә “Родина” кинотеатрында мөселман киносының 6нчы халыкара фестивалендә “Минем исемем Кхан” дигән кино күрсәтелер. Анда төп рольне танылган актер Шахрукх Кхан уйный. Ул “Мин синең белән”, “Иртәгә булырмы, юкмы”, “Шатлыкта да, кайгыда да”, “Девдас” киноларында да баш рольне уйнаган. Шулай ук, Кадҗол да шушы ук кинога төшкән.
Ризван Хан Һиндстаннан Сан-Францискога күченеп килә дә Мандрина исемле кызга өйләнә. 2001 елның 11 сентябренә кадәр бәхетле яшиләр. Ризванны сөйгәне ташлап китә. Аны кире кайтарыр өчен бөтен Америка буйлап сәяхәт итә.