6 сентябрьдә Россия белән Израиль арасында хәрби хезмәттәшлек хакында килешү төзелер. Әлеге килешү 5 елга булыр дип көтелә. Полковник Ирина Ковальчукның сүзләренә караганда, монда тәҗрибә уртаклашу, халыкара куркынычсызлык хакында килешү каралган. Шулай ук, хәрби мәгариф, топография, хәрби тарих, тыйбб, физик күнегүләр буенча да элемтәләрне ныгыту каралган.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Якын Көнчыгыштагы хәрби куркынычсызлык мәсъәләләре дә каралачак. Израильнең хәрби ведомство җитәкчесенең Россиягә килү визиты ике көнгә сузылыр.