“Йолдызлар фабрикасы” җиңүчесе Дмитрий Колдун ял көннәрен БГӘдә үткәргән.“Гарәп Әмирлекләре – югары архитектуралы кояшлы урын. Шәһәрдән читкә чыксаң, чүлдә хасил буласың. Аерма бик зур. Монда күп нәрсә автоматлашлырылган, хәтта поездлар да машинистсыз йөриләр”, - ди җырчы.
Дмитрий: “Без 828 метрлы биеклеккә мендек. Тик рамазан аенда кафелар һәм рестораннар көндез бикле икән, чөнки илнең гореф-гадәтләре буенча алар кич кенә0 ачылалар. Анда кызу бит, ә кичкә кадәр ашарга да, эчәргә дә ярамый. Шуңа күрә, кич кенә ашый идек, ләкин мин көндезләрен дә качып кына су эчтем ”, - дип моң-зарларын белдергән булды.